ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

Республикада  санитар   чистарту  һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык дәвам итә. Аның кысаларында үткән шимбә районкүләм җыештыру өмәсе үтте.

Районны, авылларыбызны  гүзәл, чиста тоту-шунда гомер итүчеләрнең төп бурычы булып тора. Моның шулай икәнлеген һәм һәр яз саен санитар   чистарту   икеайлыгы -әһәмиятле чара булуын аңлаган район халкы, оешма, предприятие хезмәткәрләре шимбә көнне тырма, себеркеләр алып, хезмәт  урыннарындагы территорияләрне, шулай ук, үзләренә беркетелгән урыннарны тәртипкә китерүдә үз өлешен кертте. Тирә-як таралды, чүп-чар җыештырылды, агач-куаклар, юл буйлары буялды. Шулай итеп, район территориясе кыш буе җыелган чүп-чардан арынып, “җиңел сулап”  калды.

17 апрель көнне район үзәгендә пенсионерларның III республика Спартакиадасының беренче этабы үткәрелде. Анда өлкән яшьтәге кешеләр спортның берничә төрендә көч сынашты

Мәгълүм булганча, быелгы ел Татарстанда Экологияне һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителде. Аның кысаларында башкарылырга тиешле эш планнары билгеләнгән, оештыру комитеты расланган. 15 апрельдән 15 июньгә кадәр район территориясендә үтәчәк санитар-экологик икеайлык та шушы акция кысаларында уза.


18
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында чәчеләчәк орлыклар калибрланып, тиешле кондициягә җиткерелеп, әзерләп куелган. Район буенча 1400 тонна чәчүлек орлык инкрустацияләнгән. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында әлегә 1000 тонна, “Цильна” җәмгыятендә 50 тонна орлык агуланган. Һава температурасы көндезләрен +5 градустан да түбән төшми башлагач орлыкларны агулау массовый төстә башкарыла башлый

Ел дәвамында район территориясендәге асфальт юлларның 18 мең квадрат метры капиталь төзекләндерелә. Шуларның 40 процентка якыны язгы чорга туры килә.

Быелның күп карлы кышы юлларның торышы өчен җаваплы оешмалардан зур тырышлык таләп итте. Яз җитү белән дә аларның эше кимемәде. Гадәттәгечә алар бу чорда асфальт юлларда хасил булган чокырларны һәм ярыкларны тигезләүгә керештеләр

16
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Республика мәктәпләрендә ата-аналардан балаларын 1нче сыйныфка укырга кабул итүне сорап язган гаризалар кабул ителә башлады.Әлеге мөһим  чарага  1 апрельдән  старт  бирелде.

Мәктәпкә яше җиткән балалары булган әти-әниләр белем учреждениесенә, беренче чиратта, 4 төрле документ тапшырырга тиешләр: кабул итү турында гариза, баланың туу турындагы таныклыгы,  әти-әнисенең шәхесен раслаучы документ һәм медицина белешмәсе.

Гадәттә, мәктәпкә бала   6 яшь 6 ай тулганнан алып 8 яшькә кадәр кабул  ителә.  Әмма ата-ана гаризасы нигезендә әлеге вакыт  иртәрәк  тә  булырга мөмкин. 

Республикада язгы армия сафларына чакырылыш вакыты ике атнага кыскартыла.

–Әлеге эш агымдагы елда Универсиада үткәрелү белән бәйле. Армиягә озату белән бәйле барлык чаралар июнь ахырына тәмамланачак. 15 июльгә кадәр дип билгеләнгән иде,-дип белдерде республика хәрби комиссары Сергей Погодин.


12
апрель, 2013 ел
җомга

Ел саен, яз җитү белән, юлларны саклау максатыннан, авыр йөк машиналарының хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Агымдагы елда исә юллардагы хәрәкәтне вакытлыча чикләү буенча “Росавтодор” агентлыгы тәкъдимен РФ Юстиция министрлыгы расламаган, шуңа да  федераль юлларга  бу күрсәтмә кагылмаячак.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта әйтелде. Чикләүләр 15 апрельдән 14 майга кадәр дәвам итәчәк.


10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән, Татарстан Республикасы территориясендә 15 апрельдән 15 июньгә кадәр язгы  санитар-экологик   чистарту  буенча икеайлык уздырыла.


9
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Үткән шимбә көнне, район мәдәният йорты сәхнәсендә армрестлинг (кул көрәштерү) буенча 15-16 яшьлек кызлар һәм яшүсмерләр арасында район чемпионаты үткәрелде. Анда районыбызның 100 дән артык спортчысы унбиш үлчәү авырлыгында көч сынашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International