Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, райондашлар!
Сезне ихлас күңелдән Җиңү көне белән котлыйм!
1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгын билгеләү уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 майда сугыш ветераннары белән очраша.
Районда 9 май - Җиңү бәйрәмен каршылау уңаеннан “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Ул 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
Акция кысаларында урамнарда халыкка кара һәм кызгылт сары буйлы тасмалар таратылачак. Бу тасманы күкрәккә тагып йөрү, оештыручылар фикеренчә, ватанпәрвәрлек һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның истәлек билгесе булып санала.
Безнең зонага кергән 8 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек буенча белгечләре, икътисадчылары, баш дәүләт ветеринария инспекторлары, селекция-нәсел службасы начальниклары, ветеринария лабораториясе директорлары Буа районының “Авангард” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә үткәрелгән республика зона семинарында катнаштылар.
Шланга урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары (Ольга Ефремова җитәкчелегендә) Шомыршы районында ел саен үткәрелүче “Чуваш урманы” дигән экологик бәйрәмдә катнаштылар.
Быел Бөек Җиңү көненә багышланган чаралар район авылларында 8 майда булачак. Һәр авыл җирлеге ветераннарын хөрмәтләп, мәдәният йортларына чакырачак.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан бөек чуваш мәгрифәтчесе, чуваш алфавитына нигез салучы Иван Яковлев, шулай ук, "Хыпар" чуваш газетасына нигез салучы Николай Никольский хөрмәтенә легкоатлетик йөгерү үткәрелде.
Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру максатыннан, Шланга урта мәктәбендә “Яңарыш” дип исемләнгән проект булдырылды.
Ул өч өлештән торды: 1 тур - кастинг - иң оста шигырь сөйләүчеләрне сайлап алу, 2 тур - проектка үткән укучыларга мастер-класслар күрсәтү, остазлары белән шәхси дәресләр үткәрү һәм 3 тур – финал – проектның җиңүчеләрен билгеләү. Проектка иң оста шигырь сөйләүче 15 укучы керде.
Агымдагы елның 22 апреленә янгын сүндерү часте хезмәткәрләре 18 мәртәбә янгынга чыккан. Шуның 8 очрагы–янгыннарны, 9ы–кырларда көздән калган салам өемнәрен, коры үләнне, учакларны сүндерү тәшкил итә. Моннан тыш, торак секторларда 7 янгын очрагы теркәлгән.
Үткән елның 10 июненьдә РФ Президенты В. Путин җирле үзидарәләр турындагы 805 номерлы Указга кул куйган иде. Анда җирле үзидарәләр институтының әһәмиятен һәм ролен күтәрү, демократияне һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан җирле үзидарәләр көнен 21 апрельдә билгеләп үтү турында әйтелә.