Парклар маршы

2013 елның 3 мае, җомга

Шланга урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары (Ольга Ефремова җитәкчелегендә) Шомыршы районында ел саен үткәрелүче “Чуваш урманы” дигән экологик бәйрәмдә катнаштылар.

Бәйрәм район үзгенең урамнары аша лозунглар, плакатлар белән үтеп,  экологияне саклауга чакырды. Укучыларга Чувашиянең башка өлкәләренннән дә катнашучылар кушылды. Район үзәгендәге мәйданда бу көнне зур концерт булды.

-Бу бик тә файдалы һәм кызыклы экологик бәйрәм булды. Балалар да бик актив катнашты, дипломнар белән бүләкләнделәр,-ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фаик Мөхәммәтҗанов.


Альберт Мөхәррәмов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International