Ветераннар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраша

2013 елның 3 мае, җомга

1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгын билгеләү уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 майда сугыш ветераннары белән очраша.

Галиәскар Камал исемендәге дәүләт академия театрында үтәчәк әлеге тантаналы очрашуга район ветераннар советы рәисе Фиркать Җәлалов, Иске Шәйморзадан Сәгыйть Бикчуров, Борындык станциясеннән Иван Козлов, Яңа Элмәледән Николай Мулеев, Хорновар-Шигалидан Анна Маркова, Кече Чынлыдан Исмагыйль Низамов, Яңа Чүпрәледән Әнвәр Җамалтдинов барачак.  


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International