Язгы чакырылышның вакыты кыскара

2013 елның 16 апреле, сишәмбе

Республикада язгы армия сафларына чакырылыш вакыты ике атнага кыскартыла.

–Әлеге эш агымдагы елда Универсиада үткәрелү белән бәйле. Армиягә озату белән бәйле барлык чаралар июнь ахырына тәмамланачак. 15 июльгә кадәр дип билгеләнгән иде,-дип белдерде республика хәрби комиссары Сергей Погодин.

Республика Җыелу пунктыннан призывникларны беренче озату чарасы 10 майга билгеләнгән. Призывниклар һәм аларның әти-әниләре өчен ТР хәрби комиссариатында: (843) 570-31-56 һәм Казан гарнизоны хәрби прокуратурасында: (843)264-23-51 “кайнар линия” телефон номерлары эшли.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International