Техник караулар дәвам итә

2013 елның 6 апреле, шимбә

Язгы кыр эшләренә әзерлек максатында тракторларны төзекләндереп сафка бастыру чорында хуҗалыкларда, җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында дәүләт техник караулары үткәрелә.

Бүгенге көндә “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Зур Аксу, Яңа Чокалы, Городище, Каракитә филиалларында 71 берәмлек тракторга һәм прицепларга техник карау үткәрелгән. 30 мартта ул “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Матак филиалында үткәрелде. Тракторлар прицеплары белән колоннада тикшерелде.

–Булачак уңышка нигез салуда катнашачак техниканың техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китерелеп төзекләндерелүе–төп бурычларның берсе булып тора. Шуңа да тикшерү барышында моңа аеруча зур игътибар бирелде,-ди бу уңайдан ТР “Гостехнадзор” идарәсенең Чүпрәле муниципаль район буенча бүлек начальнигы Илдар Шәйхаттаров.

Гомумән алганда, тикшерү барышында Матак филиалы механизаторлары В.В.Желудкин (“ДТ-75 тракторы), В.В.Решетов (“ДТ-75”), Н.П.Несин (“Т-150К”), О.В.Петрянкин (“Беларусь-12 21”),  В.М.Ефрейторовның (“МТЗ-80+2 ПТС-4”), Н.П.Тяхин (“МТЗ-80+ 2 ПТС-4”), А.А.Шумилов (прицеплы “Т-150К” тракторы) төзекләндергән тракторлар уңай бәя алдылар.   


Римма Мәүлетова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International