Техника сафка баса

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

Синоптиклар әйтүенчә, апрельның беренче декадасында яз тулысынча үз холкын алачак. Димәк, язгы кыр эшләре башланырга да санаулы гына көннәр кала.

Кышкы чорда да тынып тормаган машина-трактор паркларында эш тагын да җанланып китте. Механизаторлар һәм төзекләндерү звенолары көнне төнгә ялгап хезмәт куялар. ТР “Гостехнадзор” идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы, өлкән инспектор Илдар Шәйхаттаров әйтүенчә, хуҗалыкларда тракторларның, үзйөрешле машиналарның һәм тагылма прицепларның төзеклеген тикшерү эшләре башланган. Быел, җиңел кулдан, аны Түбән Чәке авылы җирлегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Агротранспорт” җәмгыятеннән башладылар.

–Әйтергә кирәк, әлеге җәмгыять механизаторлары техника төзекләндерү эшенә бик җаваплы карыйлар. Басуга чыгарга тиешле тракторлар бүгеннән әзерлек сызыгына куелган, тикшерү вакытында кимчелекләргә юлыкмадык. Мондагы эшләрнең барышын башкаларга да үрнәк итеп күрсәтү өчен хуҗалыклардан инженер-техник хезмәткәрләрне дә чакырган идек. Хәзер техниканы тикшерү махсус приборлар ярдәмендә башкарыла. Тормоз, руль системасы һәм двигательдән чыккан төтен составыннан әлеге приборларлар ярдәмендә бик төгәл нәтиҗә алырга мөмкин,-ди Илдар Иршатович. Үзләренә тапшырылган “МТЗ-82” һәм “МТЗ-1221” маркалы тракторларны бөтен таләпләргә туры китереп әзерләгәннәре өчен механизаторлар В. Митрофанов, Н.Матюшин һәм Ю.Биктиряковка рәхмәт белдерелгән.


Рәшит Фәтхуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International