Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның берсе– ул балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.
Район үзәгендәге 1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләре белән берлектә ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев катнашында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үтте. Балалар юл йөрү кагыйдәләренә карата шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, юлда йөргәндә килеп туган төрле хәлләрдән чыгу юлларын дөрес итеп әйтеп бирә белделәр. Һәм әйтергә кирәк, балалар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл беләләр, төрле билгеләрне дә таныйлар. Бу Дания Фәизова җитәкчелегендәге төркем тәкъдим иткән уен-дәрес барышында да ачык күренде.
Уен-дәрес ахырында Айрат Хуҗиев балаларга юл йөрү кагыйдәләренә багышланган китап-брошюралар таратты, бакчага төрле төркемнәрдә үткәрелүче дәресләрдә куллану өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча төзелгән өстәл уеннары бүләк итте.
Римма Мәүлетова