Алло, наркоконтроль тыңлый...

2013 елның 20 марты, чәршәмбе

18 марттан  алып 28 мартка  кадәр республикада  Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль службасы ярдәме белән “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясе үтә.

Акция барышында наркотикларның законсыз әйләнеше, наркотикка бәйлеләрне реабилитацияләү һәм дәвалау, профилактикалау  турындагы мәсьәләләр буенча белгечләрдән консультация алырга мөмкин булачак. Телефоннар: наркоконтроль-8(84374) 3-17-99, табиб-нарколог-2-24-90, мәгариф бүлеге белгече-2-26-74, яшьләр эше буенча бүлек белгече-2-20-51, социаль яклау психологы-2-20-84. Сездән сораулар, теләкләр һәм хәбәрләр көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International