Иҗат отчетлары башлана

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел мәдәният  йортларында традицион рәвештә үткәрелүче иҗади отчет концертлары Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуны билгеләү кысаларында  “Беркем дә, берни дә онытылмый” шигаре астында үтәчәк.

ТР Президенты Указы нигезендә  республикада әлеге юнәлештә эш планнары булдырылган. Районда үтәчәк халык иҗат отчеты фестивален исә быел беренчеләрдән булып Шланга авылы  үзешчәннәре башлап җибәрәчәк.

Район мәдәният бүлеге мөдире Данир Шәрәфетдинов  бу көннәрдә “Җырлыйк әле!” тапшыруына чакыру алынганлыгы һәм анда районыбызның иң талантлы артистларыннан торган команданы туплау эшләре алып барылганлыгы хакында  да әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International