Төкле аягыгыз белән

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

 

Район ЗАГС бүлегендә 2013 елның беренче парын теркәү тантанасы булып үтте. 

Елан елында беренчеләрдән булып гаилә төзү теләген  Иске Чүпрәле авылы егете Ленар Волков һәм Иске Чокалы авылында туып үскән Рамиля Валиуллина белдергән.  ЗАГС бүлеге мөдире Гөлсирә Галләмова тәүге яшь парны теркәү тантанасында изге теләкләрен юллап, 2013 елга төкле аягыгыз белән басыгыз, дип әйтеп үтте.  

Тантанада шулай ук, район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов  катнашты.  2013 елның беренче яшь  гаиләсенә ул изге теләкләрен теләп, гражданлык хәле таныклыгын һәм бүләк тапшырды.    


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International