ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Хорновар-Шигали урта мәктәбенә 1898 нче  елда нигез салынган.  Быел бер гасырдан артык тарихы  тарихы булган мәктәптә быел республикакүләм программа буенча капиталь төзекләндерү эшләре  башкарылды.

  Кешеләрнең тормышына куркыныч янаган вакытта яисә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда хәзер яңа хезмәт ярдәмгә килә. Коткару хезмәте, ашыгыч медицина ярдәме, янгынга каршы көрәш һәм полиция кебек ярдәмнәрне бердәм кизү–диспетчерлык хезмәте күрсәтәчәк. Шушы уңайдан райондагы әлеге хезмәтнең җитәкчесе Александр Шишкин (рәсемдә) белән сөйләштек.


21
август, 2013 ел
чәршәмбе

 Тиздән яңа уку елы башлана. Бу чорда белем бирү учреждениеләренең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе аеруча мөһим. Югыйсә, бер генә ата-ана да үз баласының фаҗигага юлыгуын теләми.

 

 Районда “Благодарение” хәйрия фонды эшләп килүе турында газетабызның алдагы саннарында язган идек инде. Әлеге фондка нигез салуның максаты күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга, тормышта төрле бәлаләргә юлыккан кешеләргә ярдәм итүне күздә тота. Оешуына күп вакыт үтүгә дә карамастан, фонд тарафыннан билгеле бер эшләр башкарылды.

 Шушы көннәрдә фонд җитәкчесе Дамир Алимов районда барган “Даринага булыш!” 

 –Атна ахырында явып үткән яңгырлардан соң көннәр аязытып җибәрде. Синоптиклар фаразлавынча, тиздән яңа циклон киләчәк. Шушы вакыт аралыгыннан нәтиҗәле файдаланып калып, урып-җыю һәм көзге культураларны чәчү темпын тизләтергә кирәк,-диде район башлыгы Александр Шадриков “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Зур Аксу филиалында, 19 августта, үткән семинарда

20
август, 2013 ел
сишәмбе

 Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ел саен  “Кеше һәм табигать» һәм “Эколидер” республика конкурсы үткәрелә.


19
август, 2013 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, 1 нче октябрьдән соцпакеттан баш тарту яки аңа кире кайту турындагы гаризаларны кабул итү туктатыла.

Чүпрәле районының  Дачный поселогында  балалар бакчасы-мәктәп төзү эшенә керештеләр.

Авыл яшьләрендә эшмәкәрлек инициативасын  үстерү өчен һәм озак вакытлы “2011-2015 нче елларга ТР авыл яшьләре” максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында, 2013 елның сентябреннән Аграр яшьләр берләшмәсе бизнес-планлаштыру нигезләренә өйрәтү буенча бушлай вебинарлар үткәрә.


26
июль, 2013 ел
җомга

 Агымдагы елның яртыеллыгында Татарстан Республикасы Кадастр палатасына электрон төрдәге гариза-мөрәҗәгатьләр 6 тапкырга артып киткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International