Сугыш китергән хәсрәт һәм михнәт дәрьясын кичкән, иңнәренә төшкән бөтен авырлыкларга чыдап, түзеп, ил- көн өчен яшьлекләрен, гомерләрен корбан итүче райондашларның һәркайсына һәйкәл куярлык.
Иске Шәйморзадагы музейны мондагы халык “Авылыбызның йөзек кашы” дип йөртә. Утыз еллык бай тәҗрибәсе булган музейның тугыз залында 11 меңгә якын экспонат бар. Аңа төрле елларда Александр Федотов, Сәгыйть Бикчуров һәм Зәкәрия Азизов кебек үтә дә җанлы, төбәкнең тарихын өйрәнүгә күп көч куйган шәхесләр җитәкчелек иткән. Музейны шушы кадәр тарихи ядькәрләр белән баетуда авыл халкы да бердәм булышкан .Исегезгә төшерәбез, республика мәктәпләренә капиталь ремонт ясау программасы буенча быел районның Алешкин-Саплык, Хорновар-Шигали һәм Яңа Чокалы уку йортлары икенче сулыш ала. Шушы максатка 18 миллион сумга якын акча каралган.
Республикада соңгы елларда күзәтелгән корылык авыл хуҗалыгына шактый күләмдә зыян сала. Уңышларның үсә алмавы, өлгермәве белән беррәттән, мондый һава торышы төрле бөҗәкләрнең, корткычларның таралуына уңай шартлар да тудыра. Күзәтүләр буенча, ел саен саранчаларның иген кырларына һөҗүм итүе арта бара.
Юллар төзүнең күп өлеше җәйге чорга туры килә. Шушы уңайдан муниципаль район җитәкчелеге үзәктәге урамнарны төзекләндерү буенча максатчан программа эшләде.
–Юл-тротуарларның төзеклеге кешеләр иминлеге өчен дә бик мөһим
Безнең районда эре сәнәгать предприятиеләре юк, чиста авыл хуҗалыгы районы. Авыллардагы халыкның да төп керем чыганагы терлекчелек, игенчелек тармагы белән турыдан-туры бәйле. Шуңа да авылларда үзләрен фермер буларак сынап карарга тәвәкәлләүчеләр саны да елдан-ел арта бара. Яңа Чокалы авылында туып-үскән Илһам Хәлимов шундыйларның берсе.
Һөнәрем буенча очрашкан кешеләр арасында гаҗәеп язмышларга тарыганнары шактый. Әлеге язмышларда сугыш еллары үзенең эзен калдырган. Матак авылында яшәүче Гавриловлар да күп сынаулар узган кешеләр...
Әти сугыштан кайтмады
Татьяна һәм Данил Гавриловлар гаиләсендә биш бала дөньяга аваз сала. Шуларның берсе ир, калганнары кыз бала була. 1905 елда туган әтиләре Данил Гаврилов сугышның беренче көннәреннән үк фронтка керә.Татарстан Республикасының кайбер торак пунктларында “ТНВ-Татарстан” телеканалы яңа күрсәтү ешлыгына күчә. Күчү вакыты 23 июльдән 15 августка кадәр башкарыла.
“ТНВ-Татарстан” телеканалын яңа ешлыкта карар өчен зәңгәр экраннарны яңадан йөкләү таләп ителә.Музей территориясендә авыл тормышы, көнкүреше, электән үк халыкның ниләр белән шөгыльләнгәне чагылыш табачак.
Биредә сиртмәле коелар, төрле өлкә һөнәрчеләрнең остаханәләре, хәтта тегермән дә булыр дип күзаллана.
Көннәрнең коры һәм кояшлы торуыннан файдаланып, район хуҗалыклары урып-җыю эшләренә бердәм булып керештеләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 898 гектар мәйдандагы
Хөрмәтле укучыларыбыз! 2013 елның да алты ае үтеп китте. Район тормышы республикада барган вәзгыятьтән аерылгысыз. Һәрберебез үткән чорда Универсиадага булган әзерлек, аны ачу, уеннарны күзәтү кебек шатлыклы мизгелләрдә яшәдек. Шулай ук авыл кешесе өчен бик тә мөһим булган язгы чәчү, үсемлекләрне тәрбияләү, печән әзерләү чоры да узып бара... Бу вакыт аралыгын район яңа җитәкче Александр Валерьевич Шадриков белән үтте. Инде беренче нәтиҗәләрне барларга нигез бар. Шуннан чыгып журналист Резидә Җамалтдинова Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. Әлеге әңгәмәне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.