Безнең районда эре сәнәгать предприятиеләре юк, чиста авыл хуҗалыгы районы. Авыллардагы халыкның да төп керем чыганагы терлекчелек, игенчелек тармагы белән турыдан-туры бәйле. Шуңа да авылларда үзләрен фермер буларак сынап карарга тәвәкәлләүчеләр саны да елдан-ел арта бара. Яңа Чокалы авылында туып-үскән Илһам Хәлимов шундыйларның берсе.
Илһам Диһанша улы фермерлык өлкәсендәге үзенең беренче адымнарын 2004 елда башлый, 100 гектар мәйданны биләгән дәүләт җирләрен арендага ала һәм эшкәртә, чәчә. Моңа өстәп аннан соңгы елларда тагын 150 гектар мәйданны биләгән пай җирләрен арендалый һәм 2012 елның февраленнан “КФХ И.Д.Хәлимов” крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштерә. Илһам Хәлимов белеме буенча авыл хуҗалыгы белгече. Бу өлкәдә эш тәҗрибәсе дә шактый. Бүгенге көндә Илһам Хәлимов җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгында 250 гектар мәйданда җир рәсмиләштерелгән. Шуның 150 гектарын бодай, 30 гектарын күпьеллык үлән, калганын арпа культурасы тәшкил итә. Җирең булгач, әлбәттә, анда эшләү өчен техникаң булуы да кирәк. Илһам Хәлимов башлап “Нива” комбайнын булдыра. Аннан соң әкренләп ике “Т–4”, ике “МТЗ–80” тракторларын сатып ала. Бүген аның хуҗалыгында җир эшкәртү, печән җыю, рулонлау өчен кирәкле техника бар.
–Техника иске инде, яңаларына бик алмаштырасы килә, тик әлегә мөмкинлек юк,-ди бу уңайдан ул. Хуҗалыкка ярдәмче буларак, ике тракторчыга язгы, җәйге, көзге чорга сезонлы эш урыны булдырылган.
Күпьеллык үлән басуыннан печәннең беренче катын күптән чабып алганнар, инде шушы көннәрдә икенче катын чабарга әзерләнәләр. –Печәннең бер өлешен, җитәрлек күләмдә үзебезнең терлекләребезгә әзерләп куябыз, артыгын сатабыз,–ди Илһам Хәлимов. Җире, ашлыгы, печәне мулдан булгач, хуҗалыкка терлекләр дә алып җибәрәләр алар. Бүгенге көндә хуҗалыкта 27 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 12сен сыерлар төшкил итә. Сыерларны Илһамның тормыш иптәше Зөлфия сава. Савылган сөтне Иске Кәкерле авылыннан Айрат Усманов сөт ташу машинасы белән килеп ала. Гаиләнең эш көне иртәнге сәгать биштә башланып, кичке караңгыга кадәр дәвам итә. Моннан тыш, хуҗалыкта кош-корт та бихисап. Авыл җире булгач, яшелчө, җиләк-җимеш бакчалары да бар. Рәт-рәт булып тезелгән помидорлар сабакларында ук кызарып утыралар. Бакчадагы тәртипкә, чисталыкка, чәчәкләрнең төрлелегенә күпләр кызыгырлык. “Боларның барысына да ничек өлгерәсез?” дигән соравыма “Барысын да бергәләшеп, киңәшләшеп эшлибез”, диде Зөлфия тыйнак кына елмаеп.
Римма Мәүлетова