Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, республика матбугат һәм гаммәви чаралар буенча агентлыгы Татарстанда “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясен игълан итте.
16 августта районда мәгърифәтче, фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алуга багышланган чара үтәчәк.
Игеннәрне урып-җыю чорында һәм авыл хуҗалыгы машиналарына техник хезмәт күрсәтү вакытында еш кына җитәкчеләрнең, белгечләрнең ваемсызлыгы аркасында производствода куркынычсызлык таләпләре һәм хезмәтне саклау кагыйдәләре бозылуга юл куела.
Чүпрәледә эшмәкәрләрнең 6,6 проценты гына җитештерү белән шөгыльләнә, калган эшчәнлек сату-алуга кайтып ала. Әлеге саннар эшмәкәрләр белән үткән очрашу-киңәшмәдә китерелде. Җитештерүне ничек үстерергә, кайсы юнәлештә эшләү отышлырак? Киңәшмә барышында шушы сорауларга җавап эзләнде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Җәүдәт Ахманов, Татарстан Республикасы Сәүдә-промышленность идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев, район башлыгы Александр Шадриков катнашты.
Үткән атнаның шимбәсендә Казан шәһәренең Мирный бистәсендәге Каенлык аланлыгында республика Сабантуе үтте.
Сабантуй бәйрәме Универсиада уеннары программасының аерылыгысыз бер өлеше итеп алдан ук каралган иде, шуңа да бәйрәмдә катнашучыларның дәрәҗәле кунаклары булып, нәкъ менә спортчылар, Универсиада вәкилләре, волонтерлар торды.
Әлеге билгеләмәне район буенча үткән “Комбайннар парады”нда куйдылар.
Комбайннар парады районның өч кусты: Иске Чокалы, Матак, Уби авыл җирлекләре территориясендә үтте. Уракта катнашачак 60 комбайнның 60ы да махсус япмалар аша чыгарылып, бөртек коелырдай урыннары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында төзелгән комиссия тарафыннан тикшерелде. Кимчелекләр ачыкланган очракта аларны тиз арада төзәтү юллары күрсәтелде. Үзләренә беркетелгән техниканы аеруча тырышып, сыйфатлы итеп уракка әзерләгән комбайнчыларга Мактау Грамоталары, акчалата призлар тапшырылды.
8 июль – Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында район ЗАГС бүлегендә озак еллар бергә тату гомер кичергән, үрнәк гаиләләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык төшенчәләре бик зур мәгънәгә ия.6 июльдә республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада спорт уеннарының тантаналы ачылышы булды. Универсиада уеннарында 160 илдән барлыгы 14 000 уенчы катнаша. Алар 27 уен төрендә көч сынашачаклар. Тантаналы ачылышта чүпрәлеләр дә катнашты.
Соңгы елларда һава шартлары авыл кешесен куандырмый, ничәнче ел рәттән кабатланучы корылык авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә дә тискәре тәэсир итә. Көннәрнең эссе торуы дым запасы күләмен киметте. Болыннардагы, кырлардыгы печәннәр кибеп, саргая башлады. Бүгенге көндә район хуҗалыклары кышкы чорга малларга җитәрлек күләмдә азык әзерләү белән мәшгуль.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 июльгә алынган мәгълүматлар нигезендә, район буенча 6550 тонна печән (бу барлык ихтыяҗның 85 процентын тәшкил итә), 20000 тонна сенаж (50 процент) әзерләнгән.