Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алып

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

16 августта районда  мәгърифәтче, фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алуга багышланган чара үтәчәк.

 Исегезгә төшерәбез, Шиһабетдин Мәрҗәнинең нәсел җепләре Иске Чокалы авылы белән бәйле, аның бабасы шунда җирләнгән.

Чара кысаларында мәртәбәле кунакларның, галимнәрнең кайтуы, район мәдәният йортында фәнни-гамәли конференция, Иске Чокалы авылында корбан ашлары үткәрү, зиярәт кылу каралган.

Агымдагы ел Татарстан Диния назәрәте тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗәни елы буларак билгеләп үтелә.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International