ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2013 ел
җомга

Эшмәкәрлекне җәелдерү, моның өчен аларга тиешле шартлар тудыру һәм һәръяклап ярдәм итү буенча Чүпрәле районы республикада лидерлар рәтендә бара.

Әйе, үзшөгыль һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел арта. Алар арасында хәзер нинди генә һөнәрлеләре юк. Халык ихтыяҗын канәгатьләндерүне беренче чиратка куйган эшмәкәрләр район бюджетын тулыландыруга да зур өлеш кертәләр. Аларның эшчәнлекләрен, тәҗрибәләрен, эш алымнарын өйрәнү һәм Россиянең башка төбәкләренә дә җиткерүне күзаллап, шушы көннәрдә Мәскәү шәһәрендә нәшер ителүче “Эксперт” җурналистлары Игорь Воронин белән Алексей Макаркин безнең районга килгәннәр иде

4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Саранча-авыл хуҗалыгына зыян китерүче корткыч бөҗәкләрдән санала. Россиядә исә аның якынча 60 төре исәпләнә.

Агымдагы елда Татарстан Республикасының 20 районында әлеге корткыч бөҗәкнең таралуы күзәтелгән. 

3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Франциянең Сорбонна университетында ут алган Универсиада уты 5 контитентны, илләрне, шәһәрләрне, республика районнарын үтеп 350нче көнендә Чүпрәлегә килеп җитте. 


2
июль, 2013 ел
сишәмбе

26 июнь–Халыкара наркотиклар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне һәм ул, БМОның Генераль Ассамблеясы карары белән, 1987 елдан билгеләп үтелә.

Иске Чүпрәле авылы мәчетенең 20 еллыгын билгеләү бу авылда дин йорты 20 ел элек кенә эшли башлаган дигән сүз түгел. Райондашлар, иске мәчетнең балалар китапханәсе янында урнашуын әле хәтерлиләрдер. Ә менә яңа, мәһабәт биналы, таш манаралы мәчет калыкканга, аннан беренче азан тавышлары яңгырый башлаганга нәкъ менә 20 ел үткән.

Казан шәһәрендә үтәчәк студентларның җәйге Универсиадасы вакытында республиканың муниципаль берәмлекләреннән төрле служба вәкилләре дә үз өлешләрен кертәчәк.


28
июнь, 2013 ел
җомга
Агымдагы атна дәвамында Чүпрәле районы белем бирүучреждениеләрендә чыгарылыш сыйныфларга аттестат тапшыру тантаналары булып үтте. Быелгы уку елын районда 230 укучы, шуның 11-е  мәктәпне алтын, 14-е көмеш медальгә тәмамлады

27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелде. Бу уңайдан Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды шуны хәбәр итә, ашыгыч медицина ярдәменнән, элеккечә, һәркем файдалана алачак.

Ниһаять, күп илләрне һәм җирләрне гизгән Универсиада уты 20 июньнән башлап үз сәфәрен Татарстан буенча дәвам итә башлады. 2 июль көнне аны районыбыз халкы район үзәгенә кергән җирдә-үзәк базар янында каршы алачак. Мондый тарихи вакыйганың шаһиты булу ... 


25
июнь, 2013 ел
сишәмбе

“Универсиада-2013”не ачу һәм ябу тантаналары барышында шәһәрдә транспорт хәрәкәтенә 4 тапкыр чикләү кертелә: 22 июньдә Универсиада авылыннан спортчыларны “Каzan-Arena” стадионына тренировкаларга алып барып кайтканда, 4 июльдә–XXVII Бөтендөнья җәйге Уеннар ачылышын тамашачылар белән берлектә генераль репетиция уздырганда, 6 һәм 17 июльдә Универсиада ачылышы һәм ябылышы тантаналарында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International