Ниһаять, күп илләрне һәм җирләрне гизгән Универсиада уты 20 июньнән башлап үз сәфәрен Татарстан буенча дәвам итә башлады. 2 июль көнне аны районыбыз халкы район үзәгенә кергән җирдә-үзәк базар янында каршы алачак. Мондый тарихи вакыйганың шаһиты булу зур шатлык. “Бу уңайдан чаралар планы эшләнде, Чүпрәле халкы әлеге тамашадан зур канәгатьләнү хисе алыр дип ышанабыз”,-ди районның спорт һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Фәрит Ахметов.