“Кеше һәм табигать» һәм “Эколидер” республика конкурсы

2013 елның 20 августы, сишәмбе

 Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ел саен  “Кеше һәм табигать» һәм “Эколидер” республика конкурсы үткәрелә.

 Агымдагы ел “Экология һәм әйләнә тирә-мохитне саклау” елы буларак билгеләнүе  кысаларында әлеге конкурсны үткәрүгә быел да зур әһәмият бирелә.  Конкурс берничә төрле номинация буенча тормышка ашырыла. Анда  әйләнә-тирәне саклау эшенә зур өлешен кертә торган республиканың алдынгы предприятиеләре  һәм  оешмалары, мәгариф, социаль өлкә, сәламәтлек саклау учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, масса-күләм мәгълүмат чаралары  катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен ел дәвамында башкарылган эшләр турында материлларны туплап,  2013 елның  16 октябреннән  дә соңга калмыйча җибәрергә кирәк.  Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә  2013 елның декабрь аенда булачак.  Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының сайтыннан  һәм министрлыкның экологик мәгърифәт бүлегенә 8( 843) 2676811 телефон номерлары буенча шалтыратып белешә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International