Электрон эш йөртү уңайлырак

2013 елның 26 июле, җомга

 Агымдагы елның яртыеллыгында Татарстан Республикасы Кадастр палатасына электрон төрдәге гариза-мөрәҗәгатьләр 6 тапкырга артып киткән.

 Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 37 процентка күбрәк.

–Росреестр порталы аша кабул ителгән документлар ведомство эшчәнлегендә мөһим өлешнең берсе,-ди идарә җитәкчесе Ленара Музафарова.  –Димәк, чиратлар кими, халык үзенә кулай һәм җайлы алымны сайлый.  Kadastr.tatarstan.ru ведомство сайтында портал аша хезмәт күрсәтүче кадастр инженерларының исемлеге белән танышып була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International