29 август көнне, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында “Белемле бизнес” дип аталган өйрәнү семинары үткәрелә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча районда нәтиҗәле эш алып барыла.
Иске Кәкерле авылында яшәүче өлкәннәребездән Наҗия апа Муллина да шушы бәхетле мизгелләрне кичерде. Өр-яңа шәхси йорт ачкычын тапшыру тантанасында муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, төзелешне башкарган “Солидарность” җәмгыяте хезмәткәрләре катнаштылар.
Быел 1 сентябрь–Белем бәйрәме ял көненә туры килә. Шуңа да күпләр бу көнне мәктәптә укулар булу-булмавы белән кызыксына.
Әледән-әле кабатланып торучы яңгырлар урып-җыю эшләрен тоткарласалар да, бу көннәргә инде район буенча 28003 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культураларның уңышы урып-суктырылды. Бу уңышы җыеп алынасы барлык мәйданнарның 76 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 21,2 центнер уңыш чыга.
27 августта районда мәгърифәтче, фәлсәфәче, галим Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 195 ел тулуны билгеләп үтү чаралары үтәчәк.
Быел Татарстанда 36 меңнән күбрәк бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Аларның 6 меңнән артыгы ярдәмгә мохтаҗ. Нәниләргә булышу йөзеннән республикада 6 ел дәвамында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уздырыла.
Тиздән Президент программасы нигезендә төзелгән Хорновар-Шигали авылы мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Бу көннәрдә анда бинага керәсе юлларны, тирә-юньне матурайту эшләре бара.
Әлеге исем астында район китапханәчеләре конкурсы үтте. Конкурсны “Җирлекара китапханә” муниципаль бюджет учреждениесе (директоры Гөлфия Яфизова) гамәлгә куйды һәм өлкән методист Светлана Фадеева оештырды.