Шиһабетдин Мәрҗәнине искә алабыз

2013 елның 23 августы, җомга

 27 августта районда мәгърифәтче, фәлсәфәче, галим Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 195  ел тулуны билгеләп үтү чаралары үтәчәк.

Чара кысаларында район мәдәният йортында фәнни-практик конференция һәм яңа китапларны презентацияләү каралган. Аннан Шиһабетдин Мәрҗәнинең нәсел тамыры барып тоташкан Иске Чокалы авылында зиярәт кылу, мәчеттә истәлекле таш кую, намаз уку һәм корбан ашлары үткәреләчәк. Чаралар  иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International