ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Алдан шуны искәртик, ел саен Россия юлларындагы фаҗигаләрдә 30 меңнән артык кеше һәлак була. Аларның күпчелеге автотранспорт йөртүчеләрнең гаебенә бәйле. Иң кызганычы шул, алар арасында меңләгән яшь сабыйларның да чәчәктәй гомерләре өзелә. Шуларны истә тотып, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Хөкүмәт җитәкчеләре агымдагы елның сентябрь аеннан юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны тагын да үстерергә карар кылдылар.


3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, социаль, этник һәм  конфессиаль нигездә килеп  чыга торган  низагларга  чик  кую, шулай ук  террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы җәмәгатьчелек фикерен  формалаштыру   максатында    сентябрь аеннан республикада “Экстремизмга  – Юк!”  айлыгы   игълан  ителде.

30 август көнне иртәнге сәгатьләрдә үк яңгыраган музыка тавышы бар халыкны район үзәгенә чакырды. Гүя табигать тә райондашларга теләктәшлек итте, кояш та бәйрәмгә ямь өстәп, үз нурларын мул итеп сипте ул көнне.

 Быел илебез халкы Бөек Ватан сугышы вакытындагы мөһим вакыйгаларның берсе–Курск бәрелешенең 70 еллыгын билгеләде.   Әлеге сугышта күпсанлы Чүпрәле каһарманнары  да катнаша. Кызганыч, күпләргә аннан исән кайту насыйп булмый.


2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

 Агымдагы  атна  район мәктәпләрендә  Белем көненә багышланган  тантаналы  чаралар белән башланды.  Быел район белем бирү учреждениелләренең  беренче  сыйныфларына  213 бала укырга килде.   Яңа уку елына багышланган әлеге тантаналы чараларда район башлыгы Александр Шадриков һәм Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе  Валерий Кандилов катнаштылар.


29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстаныбызда  кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья  аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде

28
август, 2013 ел
чәршәмбе

 Районда  берьюлы ике торак пунктта зур бәйрәм булды – Матак һәм Түбән Чәке авылларында  республика программасы буенча каралган  өр-яңа ФАП биналары ачылды.  Тантаналы чараларда Татарстан Республикасының  Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Залатдинов, район башлыгы Александр Шадриков катнаштылар. 

 Агымдагы ел тарихи вакыйгаларга бик бай.  Шуларның берсе булып бөек татар фәлсәфәчесе, педагог,  галим Шиһабетдин Мәрҗәнинең   тууына 195 ел тулу тора.  Татарстан  Диния назәрәте 2013 елны  - Шиһабетдин Мәрҗәни елы дип игълан итте.


27
август, 2013 ел
сишәмбе
Быел Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле муниципаль районы оешу уңаеннан бәйрәм чараларын үткәрү 29 августка билгеләнде.
Укытучыларның традицион август киңәшмәсе быел  “Заманча белем бирү технологияләре һәм аларны  мәгариф системасында тормышка ашыру”  исеме астында үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International