ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яңа җитәкче–Ирек Мөхәмәтҗанов билгеләнде.

Ирек Мөхәмәтҗнов моңарчы Шланга авылы җирлеге башлыгы вазифасын башкарды. 

 Соңгы көннәрдә бертоташтан яуган яңгырлар һәммә кешене, аеруча авыл халкын һавага сала.  Нишләмәк кирәк, көз ае  үзенең биләмәсенә менә шундый холкы белән кереште. 


6
сентябрь, 2013 ел
җомга

Мәдәният йортын ачу тантанасына Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килгән иде. Алар район башлыгы Александр Шадриков, авыл җирлеге башлыгы Сергей тарасов белән бергәләшеп бинага керү юлын бүлеп торган ал тасманы кистеләр.

Татарстан Республикасы буенча “Россельхознадзор” идарәсе Россия Федерациясе территориясендә африка чумасының эпизоотик хәле  тагын да кискенләшүе хакында хәбәр итә.

 Агымдагы елда Россия Федерациясендә африка чумасы авыруының 105 өлкәдә теркәлүе билгеле. Авыруның 58е йорт дуңгызларында,45е кыргый кабаннар арасында һәм 2 вирус белән зарарланган объектта булуы билгеле.  Болар Ярославль, Тверь, Тула, Ростов, Воронеж, Волгоград, Тамбов, Саратов, Белгород, Псков, Краснодар өлкәләре.

 90, 95, 100 яше тулган  ветераннарга  юбилейлары уңаеннан  Россия һәм Татарстан Президентларының  Котлау Хатларын һәм район башлыгының бүләкләрен тапшыру  дәвам   итә.


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

 Кече  Уби авылында гомер кичерүче Галина һәм Геннадий Козловлар гаиләсенә  район үзәгендә төзелгән яңа өй ачкычын тапшырдылар. Гомуми мәйданы 125 кв.метрны тәшкил иткән өйне алар кызлары туена бүләк буларак кабул иттеләр.

Милли-мәдәни тормышта шактый алга киткән Шыгырдан авылында быел Бөтенроссия ат спорты ярышлары үтте. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән Ульяновск шәһәренең җирле “Сембер” хәйрия фонды оештырды.

Ул көнне меңләгән тамашачы ипподромда ат ярышларын күзәтсә, татар-башкорт милли көрәшен яратучыларны спорт залы үзенә чакырды

Район мәдәниятенең 2013 елның беренче яртыеллыгында ирешелгән уңышлары, борчыган мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшү-киңәшмә булды. Киңәшмәдә мәдәниятчеләрне борчыган  күп кенә мәсьәләләр күтәрелде.


4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Соңгы елларда Россиянең кайсы гына торак пунктына барсаң да акча эшләргә килгән чит ил гражданнарын еш очратырга туры килә. Аларның күбесе чыгышлары буенча Кавказ, Урта Азия якларыннан. Үзебезнекеләр дә эш урыннары белән тәэмин ителеп бетмәгән бер вакытта читләр ... 
 Хәзерге вакытта, төрле хокук бозулар өчен җаваплылык арттырылу белән беррәттән, автоинспекция штрафларын, торак-коммуналь, алимент һәм башка төрле бурычларны үзвакытында түләмәүчеләргә карата да катгый чаралар күрелә башлады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International