ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2013 ел
җомга

 “Җаваплылыгы чикләнгән “Теплосервис” җәмгыяте балансында 14 мәктәп, 7 мәдәният йорты, “Җылы йорт” приюты, балалар бакчалары  һәм социаль юнәлештәге башка биналар бар. Ягу сезонында әлеге җәмгыять 42,5 мең квадрат метр мәйданны җылылык белән тәэмин итә.


12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

«Универсиада–2013» чарасының  ачылыш һәм ябу тантаналарындагы сәнгать  костюмнарын республика шәһәрләренә һәм районнарга таратачаклар.

 Һәр елны  Иске Чүпрәле авылы мәчете, Убидагы “Җылы йорт” балалар социаль приютына күчтәнәчләр илтә. Быел да анда тәрбияләнүче 18 балага тәм-томнар өләшенде.

Үткән көннәрдә исә  Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир ага Аббазов һәм мәзин Рөстәм Рәкыйпов мәчеттә җыелган 40 мең  сум акчаны Даринага тапшырдылар
 Килә ява, килә ява бер болыт... Соңгы көннәрдә бертоташтан кабатланган яңгырлар әлеге җырны ирексездән күңелдә яңарта.  Тик менә җыры гына күңелдән азрак сыкрап чыга шул. Ник дисәң, күпләрнең әле икенче икмәге булган–бәрәңгесе алмаган, кырларда җыеласы  культуралар бар, гомумән, көз көне башкарасы эшләргә тоткарлык тудырды бу яңгыр. Күпләрнең  идән асларына, бәрәңге базларына су  кергән дигән зарларын да ишетергә туры килә. 
Әй күршеләре дә соң, ичмасам, шыбырдап яуган яңгырга да карамыйча иртүк Алимә әбинең бусагасыннан атлаганнар. 90 яше белән котлап иң җылы теләкләрен әйткәннәр. Юбиляр үзе дә ике сүзенең берсендә күршеләрен мактап, аларга рәхмәтләр укый

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Республикада  “Казан” Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.

 Республика программалары нигезендә районда төзелеш эшләре дәвам итә.

 Район балалар китапаханәсендә “Табигатьне саклау–туган җирне саклау” дигән тематик семинар үтте.

“Гарантия срогы үтүгә товар яраксызлыкка килсә, ягъни эштән чыкса кая мөрәҗәгать итәргә”,-дигән сорау керде редакция почтасына. Әлеге сорауны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлинә Юсуповага  юлладык.

 Түбән Каракитә авылында гомер кичерүче, шигърият белән мавыгучы һәвәскәр шагыйрә Гөлсинә Алтынбаеваның  “Тургайлар илендә” дип аталган яңа китабы дөнья күрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International