24 сентябрьдә район башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13) 11.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Мәхәррәм Ибятов гражданнарны кабул итә.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясы инициативасы белән игълан ителгән Өлкәннәр көнен быел 13 нче мәртәбә билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Өлкәннәр декадасында быел да ярминкә узачак ...
Шланга авылы җирлеге башлыгы итеп Альберт Мөхәррәмов сайланды. Ул моңарчы Шланга авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазифасын башкарды.
Күптән түгел генә район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училище “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” (“Дрожжановский техникум отраслевых технологий”) автономияле дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениесе статусына ия булды. Әлеге уңайдан без техникумның директоры Рамил Ахметовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2013 елның 20 маенда “Электрон төрдә пенсияләрне билгеләү буенча әзерлек эшләрен оештыру турында” гы 330 номерлы карар кабул ителгән иде.
“Җаваплылыгы чикләнгән “Теплосервис” җәмгыяте балансында 14 мәктәп, 7 мәдәният йорты, “Җылы йорт” приюты, балалар бакчалары һәм социаль юнәлештәге башка биналар бар. Ягу сезонында әлеге җәмгыять 42,5 мең квадрат метр мәйданны җылылык белән тәэмин итә.