21 сентябрьдә район үзәгендә "Милләтләр кроссы" узачак

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

 Әлеге исем астында үтә торган традицион йөгерү ярышлары быел да шимбә көнне-21 сентябрьдә район үзәгендә узачак.

 Әлеге ярышлар җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң масштаблы һәм массакүләм спорт чарасы булып санала. Быел да ярыш стартына басучы һәркемнең кәефе шәп, күңеле күтәренке булсын иде. Ә анда катнашу өчен мәктәпләр, оешма һәм предприятиеләр командалары чакырыла. Старт вакыты иртәнге 10.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International