Районда яшәүче халыкның 42 процентын христиан дине вәкилләре тәшкил итә. Бүгенге көндә безнең төбәктә 11 чиркәү эшли. Шушы көннәрдә район үзәгендә төзелергә тиешле чиркәүнең (ул Преподобный Сергей Родонежский-Благославение исемен йөртәчәк) нигез ташы салынды. Әлеге олы гамәл христиан диненең барлык кануннарына нигезләнеп башкарылды.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аның михнәтләрен үз күзләре белән күргәннәрнең саны елдан-ел азая бара. Чүпрәледә дә аларның саны 52гә генә калган. Аларның да икесе якын көннәрдә башка җиргә күчеп китәчәк.
-Алар мохтаҗлык кичермиләр, аларга нибары игътибар җитми,-диде район башлыгы Александр Шадриков, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу һәм үткәрүне оештыру комитеты утырышында.
Яңгыр ул көнне дә туктамады. Шуңа да карамастан иртүк район үзәгендә яңгыраган җыр-музыка ниндидер бәйрәмне хәтерләтте. Кросска спорт киемнәреннән килгән олылар да, кечеләр дә үзләренең физик мөмкинлекләрен, җитезлекләрен сынап карарга теләде.
Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында районда әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре күрелә.
12-16 сентябрь көннәрендә Минзәлә шәһәре республикабыз яшьләрен VIII авыл спартакиадасы спорты уеннарына җыйды.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы республика дәүләт унитар предприятиесе техник инвентаризацияләү бюросының Чүпрәле төркеме җитәкчесе итеп Әлфир Закиров билгеләнде. Моңарчы ул райондагы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасының начальнигы вазифасын башкарды.
Якшәмбе - 22 сентябрьдә Җир шарында автомобильсез йөрү көне үткәрелә.
Наркомания киләчәгебезнең нинди булуы турында уйландыра торган тема. Шуны истә тотып республикада 16 сентябрьдән “Наркотикларсыз яшәү” дип аталган айлык игълан ителде.
Үткән елдагы көзнең һәм кышның үзенчәлекле һава шартлары әле дә истән чыкмый. Көчле салкын җил, даими явым-төшем һәм күп очраклардагы кырау янгын чыгуга сәбәп булып тора. Янгынга каршы көрәш тиешенчә оештырылмаган җирлекләрдә һәм анда яшәүчеләрнең моңа әзерлекле булмаулары бәхетсезлек очрагы чыкканда аеруча куркыныч. Тагын салкын кышка керәбез. Газ мичләре, җылыту приборларыннан файдаланачакбыз. Бу уңайдан Чүпрәле муниципаль районы буенча күзәтчелек итү бүлеге начальнигы Марс Хәмидуллин үз киңәшләрен бирә.