Быелгы җәй коры килүе, ә көз исә үзенең туктаусыз яңгырлары белән авыл кешесен, игенче-механизаторларны сынавын дәвам итә. Һава торышын фаразлаучылар да яңгырларның бөтенләй туктап, көннәрнең аязытып җибәрүенә әллә ни өметләндермиләр.
Район хуҗалыклары басуларында соңгы эшләрнең күп өлеше әлегә төгәлләнмәгән. Шикәр чөгендере басуларында башкарасы эшләр дә бихисап.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча шикәр чөгендере культурасы 156 гектар мәйданнан 6620 тонна казытып алынган, уртача уңыш 424 центнерны тәшкил итә. Әлеге эш “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында 118 гектарда төгәлләнгән. Биредә 4720 тонна татлы тамыр җир өстенә казытып чыгарылган, һәр гектардан уртача 400 центнер уңыш чыга. Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте эшчәннәре дә шикәр чөгендерен казытып алуга керешкәннәр. Биредә әлегә 38 гектар мәйданда эш төгәлләнгән, уртача уңыш 500 центнерны тәшкил итә.
Көзге чор–киләсе ел уңышына нигез салу вакыты да ул. 16 сентябьгә район буенча 19653 гектар мәйдандагы җирләр эшкәртелгән.
Шуның 11500 гектары сөрелгән, 8153 гектары өстән эшкәртелгән.
Гадәттәгечә, бөртекле ашлыкны урып-җыю терлек азыгы әзерләү белән параллель рәвештә алып барылды. Әлеге эш хәзергесе вакытта да дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча шартлы бер баш терлеккә уртача 16,53 центнер азык әзерләнде. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында–17,35, “Чүпрәле-Азык” җәмгыятендә–17,25, “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында 21,15 центнер. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында силос салу эшләре башланды. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы, “Цильна” җәмгыяте эшчәннәре беренчеләрдән булып әлеге эшкә керештеләр.
Көннәр бөтенләй бозылып киткәнче вакытның һәр сәгатеннән, һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланырга өйрәнәсе иде. Силос салу эшен дә тизләтү таләп ителә.
Римма Мәүлетова