«Универсиада–2013» костюмнарын мәдәният йортларына бирәләр

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

 «Универсиада–2013» чарасының  ачылыш һәм ябу тантаналарындагы сәнгать  костюмнарын республика шәһәрләренә һәм районнарга таратачаклар.

Шулай итеп,  күпчелек  сәнгать һәм мәдәният йортларының материаль базасы тулыланачак.  

Район мәдәният йорты директоры Мансур Аймәтов әйтүенчә,  әлеге костюмнарны  зонаара районнарга бүлү турындагы карар чыннан да бар.  –Әлегә костюмнарны күрмәдек, якын арада Буага барып, үзебезгә кирәкле һәм яраклыларын карамакчы булабыз, -диде ул.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International