Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яңа җитәкче–Ирек Мөхәмәтҗанов билгеләнде.
Ирек Мөхәмәтҗнов моңарчы Шланга авылы җирлеге башлыгы вазифасын башкарды. Әлегәчә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшләгән Исламетдин Низамов Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр”ның Чүпрәле бүлеген җитәкли башлады.