Урып-җыю
Әледән-әле кабатланып торучы яңгырлар урып-җыю эшләрен тоткарласалар да, бу көннәргә инде район буенча 28003 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культураларның уңышы урып-суктырылды. Бу уңышы җыеп алынасы барлык мәйданнарның 76 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 21,2 центнер уңыш чыга.
“Цильна” җәмгыяте урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып башлаган иде һәм шуның нәтиҗәсе буларак биредә бүген уңышы җыеп алынасы барлык мәйданнарның 98 процентында эш тәмамланган. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Матак, Мунчәли, Каракитә, Яңа Ишле филиалларында урып-җыю эшләре нигездә тәмамланды. “Шәйморза” хуҗалыгында бүгенге көндә 2127 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар җыеп-суктырыл-ган. Бу уңышы җыеп алынасы барлык мәйданнарның 60 процентын тәшкил итә.
Туфрак әзерләү
Урып-җыю эшләре белән беррәттән хуҗалыкларда туфрак әзерләү эшләре дә тулы куәтенә бара. Бер үк вакытта киләсе ел уңышына нигез салу эшләре дә дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 965 гектар мәйдандагы җирләр чәчелгән. Шуның 255 гектарын кышкы арыш, 710 гектарын кышкы бодай тәшкил итә.
“Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында 710 гектарда кышкы бодай, 235 гектарда кышкы арыш культуралары орлыклары җир куенына салынган. “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында да көзге чәчү башланган.
Биредә җәйләүләрдәге маллар өчен 20 гектар мәйданда кышкы арыш чәчелгән.
–Әлегә көннәр коры, явымсыз тора. Шуңа да урып-җыю темпын тизләтү белән беррәттән, барлык хуҗалыкларга да көзге чәчүне ашыктырырга кирәк. Көзен чәчеп калдырган хуҗалыклар отачак кына. Чөнки соңгы елларда безнең регионда корылык күзәтелә. Ә көзен чәчеп калдырылган чәчүлекләр корылыкка бирешми, аны җиңел кичерә, димәк, уңышы да күбрәк. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре алдында көзге чәчүне 10 сентябрьгә тәмамлау бурычы тора,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Марат Шәрәпов.
Римма Мәүлетова