Быел 1 сентябрь–Белем бәйрәме ял көненә туры килә. Шуңа да күпләр бу көнне мәктәптә укулар булу-булмавы белән кызыксына.
Район мәгариф бүлегенә шалтыратып, бу хакта белештек һәм безгә 1 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә дә бәйрәм тантаналары узачагын хәбәр иттеләр. Тантанада укучыларны елдагыча яңа уку елы белән җитәкчеләр, килгән кунаклар котлаячак. Ә укулар дүшәмбе көн–2 сентябрьдән башланачак.