Дачный поселогында балалар бакчасы-мәктәп булачак

2013 елның 19 августы, дүшәмбе

Чүпрәле районының  Дачный поселогында  балалар бакчасы-мәктәп төзү эшенә керештеләр.

Дачный поселогында балалар бакчасы-мәктәп төзү хакында күптәннән сүз алып барыла. Ниһаять, аның беренче эшләре башланды. Әлегә 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм “Акчарлак” йөзү бассейны тирәсендә урын алачак әлеге бакча-мәктәпне төзисе җирдә  Ульяновск шәһәренең “Автострой” оешмасы хезмәткәре Абдулхәбир Гайнетдинов  тигезләү эшләрен башкара. Иртәгәдән биредә фундамент казу эшләре тотыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International