Капиталь ремонт республика программасы буенча үткәрелә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Буа территориаль бүлегендә: Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135 йорт; Тәтеш шәһәре, Свердлов урамы, 43 йорт адреслары буенча 2024 елның 15 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен Бердәм "Ачык ишекләр" көне узачак.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдән 2024 елның 8 маенда 18 сәгатьтән 9 майның 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
8 май кич белән, 9 майда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с тизлектәге көчле көнбатыш, төньяк-көнбатыш җиле көтелә.
9 майда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава һәм туфрак температурасы 0...-5˚ булыр дип көтелә.
2024 елның 21 маенда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Чүпрәле муниципаль районында булачак
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең «Минем бизнес» үзәгенең социаль өлкә инновацияләре үзәге тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану буенча хезмәт гамәлгә ашырыла.
Ярышлар Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында узды.
Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2 985 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар. Бу максатларны тәэмин итүгә Социаль фонд бүлеге 233 миллион сумнан артык акча җибәрде.
Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 574,3 мең кешедән артып китте
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10 мең сум күләмендә акча түләде
2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.