Утырыш бәйрәм чаралары алдыннан уздырылды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле районы админстрациясендә террорчылыкка каршы комиссия (АТК) һәм район Башлыгы Марат Гафаров рәислегендә оператив төркем утырышы узды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Ранис Латыйпов Республика көнен һәм Чүпрәле районы көнен, шулай ук Белем көнен-1 сентябрьне бәйрәм итү чорында террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалау чаралары турында доклад белән чыгыш ясады. «Район мәгариф идарәсе» бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов шулай ук мәгариф объектларын террорчылыктан саклауны көчәйтү чаралары турында мәгълүмат бирде. Утырыш барышында шулай ук террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар уздыру планы расланды, ул 2025 елның 3 сентябрендә билгеләп үтелә. Бу хакта үз докладында ТР Чүпрәле районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Раил Мөхәммәтҗанов сөйләде.