Чүпрәле мөгаллимнәренең август киңәшмәсе узды

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Бүгенге мәгарифнең өстенлекле кыйммәтләре нинди?Район мөгаллимнәренең киңәшмәсе шушы темага багышланды

Очрашуда район башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, шулай ук,ТР Мәгариф министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Анастасия Курманова катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар район мәктәпләренең өстенлекле эшчәнлекләрен тасвирлаган күргәзмә белән таныштылар. Агымдагы елда беренче сыйныфка баручы укучылар беләй аралаштылар, аларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында мәктәп портфельләре тапшырдылар.

Конференция башланыр алдыннан Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгате тәкъдим ителде. Министр үзенең видеочыгышында мәгариф хезмәткәрләре алдында торган бурычлар, укыту-тәрбия өлкәсендәге яңалыклар, педагогик хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү һәм башка күп кенә өстенлекле мәсьәләләр турында сөйләде, шулай ук, яңа уку елы белән котлады һәм уңышлар теләде.

Район башлыгы Марат Гафаров, конференция эшен дәвам итеп, педагогик хезмәт ветераннарына мәгариф өлкәсендә күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Мөгаллим ветераннар белән бергә агымдагы елда Уби урта мәктәбенә эшкә кайткан яшь педагогны да хөрмәтләделәр.

Районының мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов үз чыгышында узган уку елына йомгак ясады һәм яңа уку елына эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

Районда 29 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, анда 1740 укучы белем ала, 18 мәктәпкәчә учреждениесенә  431 бала йөри, Чүпрәле тармак технологияләре техникумында  210 студент белгечлек үзләштерә һәм 1 өстәмә белем бирү учреждениесе — «Талантлар планетасы» балалар иҗат йорты сәләтләр үстерүгә мөмкинлекләр бирә. Мәгариф өлкәсендә барлыгы 866 белгеч хезмәт куя. Агымдагы уку елында мәгариф учреждениеләренә 113 беренче сыйныф укучысы киләчәк.

– Барлык мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер. Агымдагы елда Кече Чынлы урта мәктәбендә капиталь ремонт ясалды, шулай ук Уби урта мәктәбендә азык - төлек блогына капиталь ремонт ясалды, - дип чыгышын башлады Газинур Хәлиуллов.

Агымдагы уку елындагы мөһим үзгәрешләрнең берсе дип ул «Безнең төбәк тарихы» курсын кертүне атады. Әлеге курсны 5,6 һәм 7 сыйныф укучылары өйрәнәчәк.

Балаларга профильле белем бирү һәм тәрбия бирү өлкәсендә «Үсеш ноктасы» үзәкләренә зур әһәмият бирелә. Мондый үзәкләр бүгенге көндә районның 14 мәктәбендә эшли. 16 учреждениедә мәктәп музейлары, театр түгәрәкләре эшли. “Бу өлкәдә билгеле бер уңышлар бар”, дип билгеләде ул.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе, шулай ук, укытучыларның квалификациясен күтәрү, яшь белгечләр әзерләү буенча нәтиҗәле эш алып барылуын, ел саен төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңүче һәм призер укучылар саны артуын билгеләп үтте. 9 һәм 11 сыйныф укучыларының имтихан тапшыру нәтиҗәләренә дә тукталды.

–9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучыларның барысы да аттестат алды. Узган ел белән чагыштырганда күп фәннәр буенча имтиханнар тапшыру нәтиҗәләре яхшырды. Шулай да рус теле, химия, биология, информатика кебек фәннәргә игътибарны арттырырга кирәк. Тугыз фән буенча имтихан нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән югарырак. Медаль алучылар саны елдан-ел арта. Мәктәпне тәмамлаган 30 укучы да медаль алу юнәлешендәге белемнәрен дәлили алды. «Укуда аерым уңышлары өчен» медальнең 1 дәрәҗәсе белән 11 сыйныфны тәмамлаган 19 укучы бүләкләнде, 11 укучы исә шундый ук медальнең икенче дәрәҗәсен алды. Моннан тыш, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда ике фәннән дүрт укучы 90 һәм аннан да күбрәк балл җыйды, - дип сөйләде Газинур Хәлиуллов.

Җитәкче мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенә анализ ясады, мөгаллимнәрнең грант алу, төрле бәйгеләрдә ирешкән уңышларын атады, укучыларның олимпиадалардагы уңышларына тукталды.

Чыгышын тәмамлап, Газинур Хәлиуллов педагогларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм балаларда бүгенге мәгарифнең өстенлекле кыйммәтләре буларак,  гаилә традицияләрен, гуманлылыкны, Ватанга мәхәббәтне тәрбияләргә өндәде.

Конференция барышында Чуваш Чүпрәле урта мәктәбе директорлары Марина Арьяхова һәм район тармак технологияләре техникумы директоры Фәнил Яфизов чыгышлары тыңланды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Анастасия Курманова Чүпрәле районы укучыларының соңгы еллардагы олимпиадалардагы уңышларын бәяләде, уңай динамиканы билгеләп үтте һәм укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, өстәмә белем бирү системасының мөһимлеген билгеләп үтте һәм бу юнәлештә эшчәнлекне көчәйтергә чакырды.

–Мәгариф системасында билгеле бер уңышларыбыз бар. Бу укучыларның медаль алучылар саны артуда, олимпиада, бәйгеләрдәге уңышларында күренә. Әмма эшлисе эшләр дә шактый. Бүгенге мәгарифтә моның өчен барлык шартлар да бар.  Шуңа да һәр мәсьәлә аерым игътибар таләп итә, - дип, мәгариф хезмәткәрләре алдына бурычлар куйды район башлыгы Марат Гафаров. Район башлыгы мөгаллимнәргә яңа уку алдыннан җылы теләкләрен дә адреслады.

Чара соңында мөгаллимнәрне бүләкләү булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International