Юбиляршага иң изге теләкләр юлланды. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Шәйморза авылында яшәүче Сабрия Галиулла кызы Әхтәмова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау кабул итте. Юбиляршаны район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова тәбрикләделәр.
Юбиляршага РФ Президенты исеменнән котлау, бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. Сабрия Галиулла кызы Иске Шәйморза авылында туып-үскән. Гомерем буе колхозда эшләдем, шуннан пенсиягә чыктым, - диеп сөйли Сабрия апа. Ул чөгендер һәм яшелчәләр үстерү бакчасында "звеновод" булып эшләгән. Намус белән эшләгән, вакытында, яхшы хезмәте өчен Казаннан премия дә алган. «Коллектив бик тату иде, намус белән эшләдек, ай саен яхшы хезмәт өчен премия түләделәр, минем белән бергә эшләүчеләргә мин бик рәхмәтле», - ди Сабрия апа. Ире Әмирша абый белән алар 5 бала тапканнар, кызганычка каршы, берсен җирләгәннәр, 4 бала үстергәннәр. Бүген инде Әмирша абый вафат. Әмирша абый да, Сабрия апа кебек үк, гомере буе колхозда эшләгән, тегермәнче булган. Сабрия Галиулла кызының бүген 7 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Сабрия апаның балалары, оныклары барысы да әниләрен һәм әбиләрен юбилее белән котларга кайтканнар. Бүген хезмәт ветераны улы Рамил белән үз йортында яши.