Чүпрәле районында беренчеләрдән булып бөртекле культураларны җыюны «Чынлы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять игенчеләре төгәлләде. Коллективның бердәм гамәлләре һәм кыр эшләрен төгәл оештыру нәтиҗәсендә урып-җыю кампаниясе уңышлы узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кечечынлылар урып-җыюга ныклап әзерләнделәр һәм шуның аркасында бөртеклеләрне тиз һәм югалтуларсыз суктырдылар. - Быел 2090 гектарда бөртекле культуралар үстердек. Кырда сорт җыю, алдынгы технологияләр куллану, агротехник чараларны вакытында уздыру үз нәтиҗәләрен бирде, - ди “Чынлы” ширкәте җитәкчесе Барис Гафуров. - Игенчелектә яхшы уңыш алу өчен җәмгыять белгечләренең звеносы ел әйләнәсендә эшли. Урып-җыюны кыска срокларда һәм югалтуларсыз тәмамлау өчен, бу эшкә җәлеп ителгән һәркем көн-төн эшләде, аларга зур рәхмәт белдерәм, - ди җәмгыять җитәкчесе.
Рафик Шәйдуллов, җәмгыятьнең алдынгы комбайнчысы:
- Җәмгыятьтә мин 1981 елдан, армиядән кайтуга ук эшли башладым. «Нива», «Дон-1500», «Кейс» комбайннарында, соңгы 8 елда «Тукано» комбайнында эшләдем. Эш өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Барис Аппаувич безгә көн саен диярлек урак вакытында килә, хәлне белә иде. Мондый игътибар булганда, әлбәттә, тырышабыз.
Илназ Фәхретдинов, комбайнчы ярдәмчесе:
- Быел 11 сыйныфны тәмамладым. Минем остазым - Рәфыйк Шәйдуллов. Аның ярдәмчесе сыйфатында икенче сезон эшләдем. Былтыр да без хуҗалык буенча алдынгылар рәтендә идек, быел да бирешмәдек. Урып-җыю эшләрен кыска вакытта тәмамлануына мин бик шат, чөнки тиздән укулар башлана. Киләсе елда да урып-җыюда катнашырга тырышачакмын.
Белешмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 августка районда 18432 гектарда бөртекле культуралар суктырылган. Район буенча урып-җыю эшләре 61 процентка үтәлгән.
Шушы көннәрдә «Р.А. Бикчуров» крестьян-фермер хуҗалыгында да урып-җыю эшләре төгәлләнде.