Бүген, 27 гыйнварда, Ленинград блокадасын өзүгә 77 ел тулу уңаеннан Чүпрәле районында истәлекле митинг булды. Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсен искә алырга район җитәкчеләре, ветеран-әфганчыларчылар, хезмәт коллективлары вәкилләре, укучылар җыелды.
2020 елда Россия Банкы "Пенсион ФГ" проектын – өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрне гамәлгә ашыра башлады.
2021 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил (урыны белән15-18 метрга кадәр), төнлә һәм иртән томан, юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.
2021 елның 2 февралендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә.
26 гыйнварда Чүпрәле районында Татарстан халыклары ассамблеясы вәкиллеге җыелышы булды.
Чүпрәле районы Башкарма комитетында «Чүпрәле кооперациясе» кулланучылар кооперативының гомуми җыелышы булып узды.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә, көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны тукландыруны оештыру буенча методик рекомендацияләр эшләнде.
2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак.