Бөтенроссия халык санын алу вакытында Чүпрәледә 6 исәпкә алу участогы эшләячәк

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Хәзерге дөньяның техник алгарышы бөтен мәгълүматның цифрлы форматта төзелүенә китерде. Бу шулай ук 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр үткәрелә торган 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә дә кагылачак, дип хәбәр итте Чүпрәле районында ВПН мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Андриан Борисов.

Бөтенроссия халык санын алу вакытында исәпкә алу анкеталарын тутыруның берничә варианты булачак:

- исәпкә алу кәгазьләрен электрон формада дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге;

- Интернет челтәрендә үзе турында мәгълүмат бирмәгән затларны сораштыру юлы белән, әлеге затлар яши торган торакларны карап йөргәндә, исәпкә алу кәгазьләрен электрон формада яки кәгазьдә тутыру;

- Интернет челтәрендә һәм стационар исәпкә алу участокларында яшәү урыны буенча мәгълүмат бирмәгән затларны сораштыру юлы белән исәпкә алу кәгазьләрен электрон формада яки кәгазьдә тутыру;

  Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен Чүпрәле муниципаль районы территориясендә 6 исәпкә алу участогы булдырылган, аларда 38 исәп участогы, шулай ук 6 стационар участок бүленгән. Яшәү урыны буенча сораштыруны 38 исәпкә алучы башкарачак, стационар участокларда 6 исәпкә алучы халыкны кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International