2020 елда Россия Банкы "Пенсион ФГ" проектын – өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрне гамәлгә ашыра башлады.
Дәресләрне үткәрү өчен төп мәйданчык булып халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре тора.
2021 елның 27 гыйнварыннан "Тормыш өчен экономия", "Банк хезмәтләре","Финанс мошенниклык. Үз-үзеңне һәм гаиләңне якла" дигән темаларга онлайн-дәресләр оештырыла.
Проектта катнашу өчен www.pensionfg.ru «Расписание» бүлегендә дәресне үткәрү датасын һәм вакытын сайларга, үзегез турында мәгълүмат күрсәтеп, гариза бирергә кирәк. Теркәлгәннән соң, онлайн-дәрескә тоташтыру өчен электрон почтагызга сылтама җибәреләчәк.