2021 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил (урыны белән15-18 метрга кадәр), төнлә һәм иртән томан, юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.
Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.