ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

2024 ел башыннан бирле республиканың озак вакытлы иминият стажы булган 2529 кешесенә пенсия билгеләнгән. Уртак билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдан пенсиягә чыгу өчен иминият стажы 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар һәм стажы 42 елдан да ким булмаган ир-атлар алырга мөмкин. 2024 елда озак вакытлы иминият стажы өчен вакытыннан алда пенсиягә 58 яшькә җиткән һәм 63 яшькә җиткән ир-атлар хокуклы.

 2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 10 112 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.

2024 ел башыннан республикада яшәүче 7 331 кеше Россия Социаль фонды бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юллама алды.

Татарстан буенча Россия Социаль фондының бүлеге республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк. Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, әмма турыдан-туры индексация үзе бер айга соңрак-2025 елның 1 февраленнән, һәм алга таба ел саен булачак. Эшләмәүче пенсионерларныкы кебек үк.

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2024 елның 16 сентябрендәге 24 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының утыз тугызынчы утырышы чакырыла.

Акция видеороликлар конкурсы форматында үткәрелде. Анда беренче сыйныф укучылары катнашты.


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының «Электрон сәүдә үзәге» һәм Wildberries маркетплейсы белән берлектә «Минем бизнес. WB белән Старт» форум-марафон башлануы турында игълан итә.

Чәршәмбе көнне, 4 сентябрьдә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин идарә рәисе, Саклык банкы президенты Герман Оскарович Греф белән очрашты. 

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында бизнес өчен интеллектуаль милек залогына кредит бирү механизмы эшләтеп җибәрелде.


18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2024 елның 19 сентябрендә 2 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

19 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, көндез һәм кич белән 15-18 м/с тизлектәге кыска вакытлы җил, яшенле яңгыр көтелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International