Хөрмәтле чүпрәлеләр һәм районыбыз кунаклары!
Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2024 ел артта калып килә. Яңа ел–узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау ул.
Сер түгел, 2024 ел бик җиңелләрдән килмәде. Ул һәрберебезнең дә тормыш кыйммәтләрен яңартты, яшәешебезгә, тирә-юньдәге кешеләргә карата фикеребезне үзгәртергә мәҗбүр итте. Әмма нинди генә авыр сәяси чорда яшәсәк тә, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, куйган максатларга ирешә алдык.
Игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешкән уңышларыбыз, райондашларыбызның хезмәт нәтиҗәләре, районыбызда, авылларыбызда барган төзелешләр, юлларыбызның төзекләндерелүе, бергәләп эшли белүебез Яңа елга аяк баскан бу сәгатьләрдә киләсе елга, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята.
Илебез бүген җитди сынаулар алдында тора. Бүгенге көндә, ата-бабаларыбызның рухына тугры калып, аларның эшен дәвам итеп, хәрби бурычларын үтәгән барлык егетләребезгә дә рәхмәт әйтеп, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне якынлашып килүче 2025 нче ел белән ихластан тәбрик итәм! Яңа ел Сезгә яңа өметләр алып килсен, иң яхшы омтылышларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа хезмәт ирешүләренә рухландырсын, әйбәт үзгәрешләр, тотрыклылык, үсеш, иминлек һәм тынычлык елы булсын.
2025 ел сезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, иминлек, муллык, сәламәтлек алып килсен!
Бәйрәм белән сезне!