Чүпрәледә пенсионерлар арасында Дамир Алимов истәлегенә багышланган волейбол турниры узды

2025 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Турнирда дүрт команда катнашты.

Бүген, 2025 елның 6 гыйнварында, «Алтын» универсаль спорт залында Дамир Алимов истәлегенә Чүпрәле районы пенсионерлары арасында волейбол буенча турнир узды.

Россия Пенсионерлар берлеге район бүлекчәсенең элеккеге җитәкчесе Дамир Алимов истәлегенә волейбол турниры районда традициягә кереп калды һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, өлкәннәрне системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Дамир Дәүләтшинович спортны ярата иде. Балачактан ук ул спорт белән шөгыльләнә, бигрәк тә җиңел атлетика һәм чаңгы спорт төрләре белән. Институтта укыган вакытта институтның чаңгы узышлары буенча җыелма командасы өчен чыгышлар ясаган һәм призлы урыннар алган.

Россия Пенсионерлар берлегенең җирле район бүлеген җитәкләп, төрле спорт дәресләре һәм чараларын уйлап тапкан һәм тормышка ашырган.

Чарада Дамир Алимовның хатыны, кызы, туганнары, сеңлесе катнашты.

Ветеран спортчыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов җылы сәламләде.

Айрат Фиркат улы үзенең чыгышында Дамир Дәүләтшиновичның район үсешенә һәм район пенсионерлары арасында спортка керткән өлешен билгеләп үтте һәм Дамир Алимовның хатынына истәлекле бүләк тапшырды.

Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Дилүзә Азизова турнирда катнашучыларга уңышлар, матур уеннар һәм җиңел җиңүләр теләде.

Дамир Алимовның хатыны Венера ханым әлеге турнирда катнашучыларга, турнирны оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

Турнирда дүрт команда катнашты: «Победа», «Зенит», «Искра» һәм «Салют». Турнирның баш хөкемдары Фәрит Әхмәтов иде.

Барлык очрашулар йомгаклары буенча «Победа» командасы - беренче, «Зенит» командасы - 2 нче һәм «Искра» командасы 3 нче урынны алды. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, кубок һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Белешмә

Дамир Дәүләтшин улы Алимов 1948 елның 2 гыйнварында Яңа Чүпрәле авылында туа. 1965 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга педагогия институтына укырга керә. Уку вакытында чаңгы узышлары белән шөгыльләнә, спорт мастерына кандидат нормативларын үти. Ул инициативалы кеше, теләсә нинди катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын таба, яхшы оештыручы һәм гади яхшы кеше иде.

Ул бөтен гомерен туган Чүпрәле районына хезмәт итүгә багышлаган.

Үзенең хезмәт эшчәнлеген Дамир Дәүләтшинович Куйбышев тимер юлының «Ульяновск» локомотив депосында эшче булып башлый, Яңа Чокал сигезьеллык мәктәбендә укыту бүлеге буенча директор урынбасары булып эшли, Чүпрәле училищесында укыта. Озак еллар төрле җитәкче вазифаларында эшли.

Гомеренең соңгы елларында Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе була.

Дамир Дәүләтшиновичның бүләкләре бик күп иде, ул «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, СССР Сәүдә Министрлыгының, ТАССР Мәдәният министрлыгының, Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек Министрлыгының Мактау грамоталары, кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International