Елизавета Николаевна гомере буе колхозда эшләп хезмәт ветераны исеменә лаек булды.
2025 елның 6 гыйнварында Суркина Елизавета Николаевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүгенге көндә ул Ульяновск шәһәрендә балалары белән яши.
Юбиляр Яңа Үби авылында туа. Гаиләдә өч бала була.
Аңа алты яшь тулгач, сугыш башлана. Әтисе 1941 елның декабрендә сугышта һәлак була.
Балачагы аның авыр була. Сигез яшеннән колхозда эшли. Егерме яшендә кияүгә чыгып, күрше Урманасты Шигали авылына күченеп китә.
Суркин Николай Дмитриевич белән гаилә төзиләр. Алар бергә сигез бала тәрбияләп үстерәләр.
Елизавета Николаевнаның ире озакка сузылган авырудан соң 58 яшендә вафат була.
Елизавета Николаевна гомере буе колхозда эшләп хезмәт ветераны исеменә лаек булды.
Бүген аның зур һәм тату гаиләсе: сигез баласы, ун оныгы һәм унике оныкчыгы бар.
Елизавета Николаевна-ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм гаиләсен чиксез ярату үрнәге.
Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова котлады, сәламәтлек теләде, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.