Яңа ел алдыннан Чүпрәле районы ветераннар Советы ветераннар хәрәкәте активистларын берләштергән Президиумның киңәйтелгән утырышына җыйды. Барлык ветераннарны котлап район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин чыгыш ясады, аларга якынлашып килүче 2025 елда бәхет һәм иминлек теләде.
Утырыш барышында 2024 елга йомгак ясалды һәм киләчәккә төп бурычлар билгеләнде. Ветераннарданихлас ярдәм һәм изге теләкләр яңгырады. Ветераннар хәрәкәте аксакалы Николай Романовның барысына да тыныч күк йөзе һәм нык сәламәтлек теләве аеруча күңелне нечкәртте.
Ветераннар хәрәкәте рәисе Роза Насыбуллина иң актив катнашучыларны мактаулы бүләкләр белән билгеләп үтте, ел дәвамында күпсанлы бурычларны хәл итүдә ярдәмнәре бәяләп бетергесез булган иганәчеләргә зур рәхмәт белдерде.