ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте.

2019 елның 26 февралендә Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы урынбасары Артем Юрьевич Ларюхин хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.

Фариз Шакиров 1984 елның маенда, Саратовтагы югары партия мәктәбен тәмамлагач, юллама белән район эчке эшләр бүлегенә эшкә килә һәм 1998 елның маена кадәр эчке эшләр бүлеге начальнигының политик часте буенча урынбасары булып хезмәт куя. 


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

“Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсы 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үтте.

Район почта элемтәсе бүлеге 2018 елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады һәм 2019 елга нинди өметләр баглый? Газета журналисты биргән сорауларга “Россия почтасы” ФГУП филиалы булган УФПС “Татарстан почтасы” Чүпрәле почтамты начальнигы Назыйм НӘФИЕВ җавап бирде.

Күптән түгел генә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды Төньяк Кавказ регионында алты айлык командировкада булып кайтты.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Чувашия Республикасы, Батыр районының Шыгырдан авылында Әфганстанда батырларча һәлак булган якташлары, сугышчан Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Минхәйдәр Вәлитов истәлегенә татар – башкорт милли көрәше буенча традицион региональ турнир үткәрелде.

   Гадәттәгечә, "Россия чаңгы юлы" ярышлары кысаларарында районыбыз спортчылары Вагиз Алиулловны да искә алалар.
   


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын–кыз карашынча нинди булырга тиеш? Әлеге сорауга җавап итеп: милли, тырыш, күркәм һәм башка күп кенә сыйфатларны санап китәргә мөмкин булыр иде.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең ФСБ каршындагы Федераль хезмәт органнарының дәүләт иминлеге музее директоры, чик буе гаскәрләре подполковнигы Ровель Кәшшапов җитәкчелегендәге бер төркем офицерлар районыбызга килде. Аларны район Башлыгы Марат Гафаров кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International