Чүпрәле район почтамты аша үткән ел 550118 данә хат узган

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Район почта элемтәсе бүлеге 2018 елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады һәм 2019 елга нинди өметләр баглый? Газета журналисты биргән сорауларга “Россия почтасы” ФГУП филиалы булган УФПС “Татарстан почтасы” Чүпрәле почтамты начальнигы Назыйм НӘФИЕВ җавап бирде.

Назыйм Арифуллович, сез җитәкләгән оешма нинди хезмәтләр башкара һәм үткән елны нинди күрсәткечләр белән тәмамладыгыз?

–Чүпрәле почтамты республикадагы 20 мөстәкыйль почтамтларның берсе булып тора. Безнең почтамт челтәре районның барлык территориясен колачлый, райондагы барлык торак пунктларга да хезмәт күрсәтә һәм үз эченә 20 почта элемтәсе бүлеген берләштерә. 26 АУП һәм  59 почтальоныбыз бар, барлык хезмәткәрләр саны исә 106 кешене тәшкил итә.

2018 елда безнең коллектив тарафыннан оешма кассасына 33 млн. 286 мең сум күләмендә керем кертелде, план үтәлеше 102 процентны тәшкил итте. Әгәр күрсәтелгән хезмәт өчен тарифларның түбән булуын да исәпкә алсак, бу бик зур сумма. Нәтиҗәләр район почта элемтәсе тармагы эшчәнлегенең уңай динамикада сакланып калуын күрсәтә. 

Хезмәткәрләрне саклап калу өчен (чөнки торак пунктта норма буенча тиешле булган 250 йорт һәм 150 пенсионер урынына чынбарлыкта 100 йорт һәм 50-60 пенсионер гына да булырга мөмкин) почтальоннарны 0,5 ставкага булса да рәсмиләштердек, чөнки һәр  кечкенә авылда да кешеләр яши һәм алар, башка авыллардагы кебек үк, пенсия акчасын да вакытында өләшүне, газета-журналларны да вакытында таратуны көтә. Мондый авылларда почтальоннарны тоту максатында көнкүрештә һәрдаим кирәк булган төрле товарлар сатуны,  иминиятләштерү, лотерея сату һәм башка шундый өстәмә хезмәтләр күрсәтүне кертеп җибәрдек. Әмма бу алым да булган проблеманы тиешле дәрәҗәдә чишәргә мөмкинлек бирми әле. Чөнки товарны 10 мең сумлык саткан очракта, акчаның  6 проценты гына почтальонныкы, бу бары тик 600 сум (почтальонга премия)  дигән сүз, ә товарларның барысын да почтальоннар үз җилкәсендә күтәреп ташый бит.

–Нәрсә белән генә шөгыльләнми хәзер почта! Почтальон сумкасында да хәзер  газета-журнал гына түгел...

–Нәкъ шулай. Почтаның төп эшчәнлеге булып халыкка хезмәт күрсәтү тора һәм ул почтаныкына һәм профильле булмаганга бүленә, алар барысы бергә 100гә якын төрне тәшкил итә. Мәсәлән, күп төрле хат корреспонденцияләрен, бандерольләрне, посылкаларны җибәрү һәм тапшыру, төрле халыкара, электрон, кешеләргә яисә оешмаларга бер сәгать эчендә җитүче “Форсаж” ашыгыч переводларны күчерү, пенсияләрне, субсидияләрне түләү, төрле түләүләрне кабул итү, 30дан артык төрдәге лотерея билетларын сату, кредит түләүләрен кабул итү, тимер юл һәм авиабилетларны сату һәм башка бик күп хезмәтләр.

2018 елда безнең почта элемтәсе бүлеге аша киткән һәм кабул ителгән хатларның саны 550188 данәне тәшкил итте, ягъни бу сан үткән 2017 ел дәрәҗәсендә булды. Ә посылкаларны кабул итү һәм озату буенча 2018 елда, 2017 ел белән чагыштырганда, үсеш 3 процентны тәшкил итте һәм безнең бүлек аша барлыгы 4992 данә посылка үтте. 8704 данә күләмендә акча переводлары башкарылган. Безнең почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан халыктан кабул ителгән  салым квитанцияләре буенча түләүләр суммасы 6 млн. 70 мең сум булды.

–Газета-журналларга яздыру кампаниясе редакция коллективы өчен дә, почта элемтәсе хезмәткәрләре өчен дә иң катлаулы чорның берсе. Бу уңайдан ни әйтер идегез?

–Почта элемтәсе хезмәткәрләренең бурычы – һәр йорт хуҗасына барып җитү, аларга матбугатка язылуның әһәмиятен аңлату. Газета-журналларны интернет, электрон массакүләм коммуникация чаралары алыштырган заманда бу бик кыен, әлбәттә.

2019 елның 1 январеннан “Вечерняя Казань” газетасы чыкмый башлады, мәсәлән. Ә интернеттагы варианты калды. Бу  да, үз чиратында, басма матбугатның күп чыгымлы булуын һәм аңа ихтыяҗ кимүен аңлата, минемчә. Яшьләр матбугат басмаларының электрон төренә өстенлек бирә. Шуңа да газета-журналларга яздыру кампаниясе кыенлаша бара. Шулай булуга карамастан, агымдагы елның беренче яртыеллыгында безнең почта элемтәсе бүлеге 14000 экземпляр газета һәм журналларга яздыртты. Район буенча 1000 кешегә 636 данә матбугат басмасы туры килә.

–Шул 636 данә арасында район матбугаты да бар...

–Әйе, район матбугат басмасы булган «Туган як», «Таван ен» газетасын яздыруның да үз кыенлыклары бар, әлбәттә. Шуларның беренчесе дип бәяләрнең һаман артып торуын атар идем, икенчедән, интернет дидек. Бүген без хезмәт күрсәтә торган 7873 йортның 5314е төрле матбугат басмасы алдыра. Ә «Туган як», «Таван  ен» 2551 йортка таратыла. Начар күрсәткеч түгел, диясем килә.

–Әледән-әле ремонт эшләре алып барыла.

–Халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, клиентлар һәм хезмәткәрләребез өчен уңайлы шартлар  булдыру буенча, дөрес әйтәсез, зур эш башкарылды. Иске Кәкерле, Кече Чынлы, Иске Шәйморза һәм Иске Чүпрәле почта элемтәсе бүлекләрендә инвалидларга шартлар тудыру өчен уңайлы мохит программасы нигезендә керү ишекләре янында пандуслар ясалды, яңа ишекләр куелды, керү-чыгу юллары ясалды, идәннәрдәге линолеумнар алмаштырылды, башкарылган барлык эшләр 1 млн. 351 мең сумны тәшкил итте. Борындык, Яңа Элмәле һәм Иске Шәйморза авылларындагы почта элемтәсе бүлекләренә капиталь ремонт үткәрелде, бинаның түбәсе алмаштырылды, эчке ягы төзекләндерелде. Капиталь төзекләндерүгә тотылган сумма 3 млн. сумны тәшкил итте.

–Район почта элемтәсе бүлеге урнашкан бинага банкомат та урнаштырылды. Ул банкомат аша нинди хезмәтләр башкарыла?

–2018 елның ноябрь аенда Иске Чүпрәле почта элемтәсе бүлегенең клиентлар белән эшләү залында «Почта-банк»ының филиалы эшли башлады, биредә аның банкоматы да урнаштырылды. «Почта-банк» башка банклар белән чагыштырганда түбәнрәк булган процентларда кредитлар бирә. «Почта-банк» аша пенсия алучылар өчен «13нче пенсия» акциясе дә үткәрелә. Башка банклардан шунысы белән дә аерылып тора, биредә кәгазь документлар җыеп азапланасы юк, бары тик паспорт һәм СНИЛСның номеры гына таләп ителә.

–Почта хезмәте элек тә бик әһәмиятле булган, бүгенге интернет заманында да әһәмиятен югалтмый, димәк.

–Почта хезмәтен – һәр көнне башкарыла торган киеренке хезмәт, дияр идем. Һәр көнне, ял көннәрен дә кертеп, безнең хезмәткәрләребез халыкка газета-журналларның чыккан көнендә үк килеп җитүен тәэмин итү өчен иртәнге сәгать биштә, Гланасс белән җиһазланган автомашиналарда, Буа шәһәренә Казаннан кайткан почтаны алырга китәләр.  Бүлеккә кайтып житкәннән соң аны сортировка  хезмәткәрләре авылларга бүләләр, аннан соң исә газета-журналлар, хатлар һәм башка корреспонденция өч маршрут буенча, автомашиналар белән авыллардагы почта бүлекчәләренә таратыла. Район территориясе буенча һәр көнге маршрут озынлыгы–540 км.

–Назыйм Арифуллович, сорауларыбызга җавап бирүегез өчен рәхмәт. Һәм сезнең аша район почтамтының барлык хезмәткәрләренә, почтальоннарына район матбугатын абунәчеләребезгә таратуда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International